Борынгы бабаларыбыз бик белеп әйткәннәр: үзебезнең үткәнебезне, килеп чыгышыбызны, тарихыбызны яхшылап белми, өйрәнми торып, без тыныч кына киләчәгебезгә атлап керә алмыйбыз. Тарих бит ул олы диңгез кебек вак-вак тамчылардан җыела, шул "тамчылар” ярдәмендә безнең үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебез формалаша. Ләкин кызганыч барлык фактлар да теркәлеп бара алмый, кайбер вакыйгалар, язылып бармау сәбәпле, вакытлар узу белән онытыла, хәтердән җуела. Шуның нәтиҗәсендә тарихыбызга зыян килә, аның бер чите кителә.

     Әйе, без дә олуг тарихыбыздан килгән хакыйкатьне, чынбарлыкны, дөреслекне белергә омтылырга, эзләнергә тиешбез.  Туган як музеенда авылыбыз тарихына багышланган шактый күп экспонат тупланган, төрле истәлекләр, экспонатлар туплау  дәвам итә. Без аларны өйрәнәбез, эзлекле чылбырга тезәбез.

Туган як музееннан күренешләр: