Авылыбыз шәфкать туташлары

            Әхмәтҗанова Гөлсинә Зәки кызы(1939-1995)

 

1959 елда Минзәлә медицина училищесын тәмамлаганнан соң Сәфәр авылы  фельдшер-акушерлык пунктына эшкә кайта. Олы йөрәкле Гөлсинә үзенен 36 ел гомерен, бар белемен, тырышлыгын авыруларны дәвалауга куя.

Хөсәенова Фәйрүзә Миргазиян кызы  (1955-2001)

 

1974 елда Минзәлә медицина училищесын тәмамлап 4 ел Байсар участок хастәханәсендә эшләгәннән соң, 1978 елның мартында Сәфәр авыл фельдшер-акушерлык пунктына эшкә билгеләнә. 1985 елның декабренә кадәр  шунда эшли. 1986 елнын 1 гыйнварыннан “Октябрьнен 12 еллыгы” колхозы профилакториясенә эшкә күчә.       

                Гобәйдуллина Кадрия Газиз кызы (1959)

      1979 елда Минзәлә медицина училищесын тәмамлаганнан соң,  Байсар участок хастәханәсенә акушерка булып эшкә кайта. 1981-1986 елларда Яна Әлем авылы фельдшер-акушерлык пунктында фельдшер булып эшли. 1986 елдан Сәфәр авыл балалар бакчасына мөдир итеп билгеләнә.

 

      1994 елның март аеннан 2008 елның май аена кадәр Сәфәр авылы фельдшер- акушерлык пунктында акушерка булып  эшли.

   Тимерова Рүзилә Фәһим  кызы (1962)

 

   1982 елда Минзәлә медицина училищесын тәмамлаганнан соң Актаныш үзәк хастәханәсенә эшкә кайта. 1986 елнын 1 январеннән Сәфәр авыл фельдшер-акушерлык  пунктына  мөдир итеп эшкә билгеләнә. Шушы көнгә кадәр үзенең вазифаларын намус белән башкара.

   Мөхәмәдиева Дәмирә Хамис кызы (1964)

    1984 елда Минзәлә медицина училищесын тәмамлаганнан соң,  Актаныш районы Чишмә авылында  фельдшер булып эшли башлый. 1986-1996 елларда Актаныш үзәк хастәханәсендә шәфкать туташы булып эшли.

   1996 елның  август аеннан Сәфәр авыл фельдшер-акушерлык пунктына  шәфкать туташы итеп эшкә билгеләнә. Шушы көнгә кадәр үз вазифаларын намус белән башкара.