Мәдәният тарихы

Иске Сәфәр авылы клубында 1959 елда  Фатихов Илгам Фатих улы эшләде. Шушы елны  Пучы авылы – Калинин районы китапханәсеннән бераз китап бүлеп биреп , китапханә ачылды.

   1960 – 62  елларда  Меңнәр авылыннан килеп  Якупова Румия эшли.

   1963 елда клубта да китапханәдә дә  Шабаева Хәмидә Хәким кызы  эшли , клуб һәм китапханә икесе ике  бинада урнашкан булганлыктан  эшләве бик авыр була .  Колхоз рәисе  Солтанов  , комсомол секретаре булып эшләүче  Рахманкулова Фиразиягә клуб мөдире вазифасын алып барырга куша .

   

Иске Сәфәр авылы театр коллективы 1990 елдан  «Халык театры» исемен йортә. Әлеге исем Рабит Батулланын «Кичер мине әнкәй» спектакле өчен бирелде.

 

     

Коллектив бугенге көнгәчә  дистәләгән әсәр сәхнәләштерде :

  К. Тинчуриннын   «Американ» , Г.Камалнын «Банкрот» , М.Кэримнен «Кыз урлау», Т.Миннуллиннын «Кырларым- тугайларым» , М.Кримнен «Ай тотылган төндә», Т.Миннуллиннын «Күрше кызы» ,  Т. Миннуллиннын «Әлдермештән Әлмәндәр» , Ф. Садриевнын «Ач тәрәзәң» .

 

 Клуб   мөдире булып Имамова Флүзә Имам кызы , Баянова Фәндилә  Баян кызы , Загитова Хәния Загит кызы , Нургалиев Азат  Газетдин улы , Миргазиянова Рәисә Фаат кызы , Арсланова Фәнҗия Фарсый кызы һәм  1997 елдан алып бугенге көнгә кадәр Мөхәмәдиев Рамил Әбугали улы  эшли.

     1979 елда ике катлы   360 урынлы   китапханәне һәм спорт залны эченә алган мәдәният йорты төзелде.

   

 

 

 

 

 

 

 

 

Сонгы елларда куелган спектакльләр белән дә зур уңышларга ирешелде :                                                           

1995 елда Р. Ишморатның«Кайту» - 1 урын ,

1996 елда Т.Закровның «Яучылар» - 2 урын,

1997 елда Х.Вахитның «Беренче мәхәббәт» -  2 урын,

1998 елда Э.Гаффарның «Бер яшьлектә Бер картлыкта»- 2 урын ,

1999 елда  К.Тинчуринның «Американ» - 1 урын,

2000 елда Т.Миннуллинның «Йөрәк маем» - 2 урын,

2001 елда Р. Жамалиеваның «Изге имән шахит» -1 урын,

2002 елда Р.Батулланың «Кичер мине әнкәй» -1 урын,

2003 елда Д.Салдиховның «Мөгезле Мәүлихан» -2 урын,

2004 елда  Аманулланың «Жәйге кырау» -2 урын ,

2005 елда Ф. Бәйрәмованың «Сандугач балалары» -2 урын ,

2006 елда  Аманулланың « Йөнлы Кеше» -1 урын ,

2007 елда Д.Салиховның « Бәйрәмгалинен сыер тышавы» - 2 урын ,

 

2008 елда  И.Шигаповның «Исерек айныса , һәерче баеса « -3 урын.

2009 елда Х.Вахитның «Кияуләр» - 2 урыннарны  яуладылар .

 

     Театр коллективы  елдан ел яшәрә бара.