Авылыбызның күренекле кешеләре

Туган авылыбызның дәрәҗәсен күтәргән шәхесләр шактый гына.   

 Иске Кадермәт авылында туып үскән  Фаязов Салават Фоат улы (1958елда туган) подполковник. Хәзерге вакытта Ленинград өлкәсендә авиаполк белән җитәкчелек итә.

 

 

 

          

             

   Кашбразыев Ринас Вәсим улы ( 1965 елда туган), хәзерге  вакытта Казан Дәүләт Университетында укыта, экономика фәннәре доценты.

 Мансуров Әнвәр Фоат улы ( 1957 елда туган),  Яр Чаллы шәһәренең  Тукай районы судьясы.

 

 

 

 

 

              Латыйпов Вил Әзһәр улы ( 1969 елда туган), Казан шәһәренең эчке эшләр бүлеге подполковнигы.

 

               Мансуров Фирдинант Әмирхан улы (1964 елда туган), Башкортостанның Уфа шәһәрендә подполковник.

 

               Шакирова Ания Галиәкбәр кызы( 1964 елда туган). Яр Чаллы шәһәренең  пединституты педагогик фәннәр доценты.

 

               Хуҗин Вилдан Нәҗип улы (1980 елда туган), Казан шәһәренең авыл хуҗалыгы академиясендә укыта, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

 

                Галиахметов Камил Фәтхелбаян улы (1949 елда туган),  «Камсервис төзү оешмасы»  җитәкчесе.

               

                Әхмәтҗәнов Флүр Мирас улы (1948 елда туган), Президент аппаратының контроль управление бүлегенең баш референты.

 

               Заһитов Әхсән Заһит улы ( 1937 елда туган), авыл  хужалыгы Министрлыгының игенчелек буенча урынбасары, Чирмешән районы 1 секретаре, Министрлар кабинетының авыл хужалыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары, Республиканы газлаштыру фонды җитәкчесе булып эшләде, бүгенге көндә лаеклы ялда.