ИСКЕ СӘФӘР АВЫЛ МУЛЛАЛАРЫ

Сәфәр авылында  унҗиденче гасыр башларында беренче мәчет салына. Ул мәчетнең мулласы Мөкәрим хәзрәт булган. Мөкәрим хәзрәтнең яшәү урыны Төпле урамның Ильясов Минхаҗетдин белән Фарсый кызы Раузателҗинан (Аларның балалары Әксән, Әскать,Рифкать, хәзерге вакытта Әскать улы Мөхәррәм) яшәгән урын.

     Мөкәрим мулланын ике малае - Хәсән, Фоат булалар. Авылның беренче мәчете эшли башлап озак та үтми икенчесе таләп ителә. Ул да җитештерелә. Аның белән Гавис хәзрәт җитәкчелек итэ. Һәр ике мәчетнең дә мәдрәсәләре ачыла һәм аларда ир-егетләрне  укыталар.

     Мөкәрим мулла мәдрәсәсендә Мирдәрип һәм Шәйгәрдән хәзрәтләр, ә Гавис мулла мәдрәсәсендә Гастый хәзрәтләр ир балаларага белем биргәннәр.

    1917 елның революциясеннән сон, һәр ике мәчет муллалаларына «Кулак» исеме астында семьялары белән сөргенгә сөрәләр. 19 гасырның 60 елларында, билгеле булганча, Мөкәрим мулланың кече малае Фоат( 1911 елда туган) Башкортостан  Республикасы ягына кайтып Мөкәримов Фоат исемен Федор Макаровичка әйләндереп, Туймазы, Нефтекама  ит комбинатларында директор вазыйфасын башкара(1960-1970 еллар).

     1937-38 елларда һәр ике мәчетнең манаралары аударылып мәчет биналары сүтелеп-җимерелеп ташлана. Бу чорда авыл Советы председателе Назиров Нагим эшләгән.

       Авылда яшерен рәвештә кайбер дини йолаларны башкару эшләре дәвам итә.  Дини бәйрәмнәрне качып-посып зиратка барып, яки аерым бер йортларда уткәрәләр. Өйләрдә көръән укыту, сөннәткә утырту, җомга намазы уку, балаларга исем кушу, кеше үлгәннән соң «өчесен», «җидесен», «кырыгын» үткәрү мәҗлесләре җыю катгый рәвештә тыела. Дини чаралар уткәрелмәсен өчен ВКП(б)ның, КПССның район комитеты, НКВД вәкилләре тарафыннан даими контроль уткәрелгән, күзәтү оештырып, алар тарафыннан дин әхелләренә чаралар күрелгән. Һәр очракта «халык дошманы» исемен тагып, төнлә «черный ворон» машинасы белән килеп район үзәгенә алып китеп юк иту чарасын кургәннәр.

     Икенче  бөтендөнья сугышы чорында һәм сугыштан соңгы елларда ( 1941-1945 ел-1990 елга кадәр) мулла урынындагы  «дин әхелләре» кешеләрне соңгы юлга озатуда санитар (үлгән кеше юу) вазыйфасын гына башкарганнар.

    Яшерен рәвештә авылда мулла вазыйфасын башкаручылар:

       Бадертдин, Кадыханов Шаех (Морит), Ситдиковв Шәйхәйдәр, Шайхразиев Фатих, Шакиров  Шагали, Сагъдиев Кыям, Шагалиев Мирзагали, Хабибрахманов Халиулла,  Шаймарданов Батыр.

         1917 елгы революциядән сон, Коммунистлар партиясенең дингә каршы кискен көрәше 1990 елга кадәр дәвам итә. Шул вакыттан  илдә, СССР дәүләтендә Коммунистлар Партиясе таркала, КПССны ил белән җитәкчелеге хокукы бетерелә. Халыкка үз динен тоту иреге бирелә башлый.

       Актаныш районының Пучы авылында беренчеләрдән булып мәчет ачыла. Район җитәкчелеге шул мәчеттә район активын, авыл Советлары, хужалык җитәкчелэре, авылларда дин эше белэн шөгельләнүче муллаларны җыеп семинар-киңәшмә үткэрелә. Һәр авылда мәчет төзү бурычы куела.

      1990 ел башында колхозчыларның гомуми җыелышында: -  Сәфәр авылында өлкәннәр өчен гыйбәдәт йорты мәчет салып бирергә, -дигэн карар кабул ителә.

      Һәр яналыкны беренчеләрдән булып эләктереп алырга яратучы 20 елга якын хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Шавалиев Марс Фәтхел улы авылда колхоз средствосы хисабына гыйбәдәт йорты-мәчет салдарачагын вәтгъдә итә.

    Мөселман дини  җәмгыять оештыру, төзелеш материаллары табу һәм аларны  кайтарту эшләре, проект-смета әзерләү, һәм башка оештыру эшләре белән шөгельләнү авыл Советы  башкарма комитеты рәисе Латыпов Әзхәр Латып улына йөкләтелә. Ул, өлкәннәрдән 40 кеше составында авыл мөселман дини җәмгыяте төзи һәм үзе дини җәмгыять рәисе итеп сайлана. Мәхәлләгә йөричәк өлкәннәр исемлеге белән мөселман дини җәмгыяте гаризасын алып, Уфа шәхәрендә урнашкан СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының  Диния нәзарәте рәисе, мөфти, Шәйхел-Ислам Тәлгать Таҗетдин янына бара. Әзхәр

Латып улы Сәфәр авыл мөселман дини җәмгыятен Диния нәзаратендә теркәтеп, мәхәлләнең печате  һәм штамп эскизы , проект-сметаны эшләтеп алып кайта.304 нче санлы мәхәллә барлыкка килә.

    Авылның мөселман дини җәмгыяте  әгъзалары тарафыннан 1990 елда 304-мәхәлләнең имам хатибы(мулласы) итеп, 1956-1966 елларда авылның мулласы вазыйфасын башкарган 

Шайхразыев Фатихның улы Фатихов Мирсәет сайлана һәм СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Тәлгать Таҗетдин тарафыннан хуплана һәм раслана.

     Мәчет ачылган көннән алып мөэин вазыйфаларын Муллакаев Хәмдегали башкара.

     Кешене соңгы юлга озату-юу һ.б. , эшләр зиратта урын бирү, тәртипле алып бару, мәчет ихатасының төзеклеге, чисталыгы, чәчәк үстерүләр, утка акча туләп бару, исем куюлар, 3,7,40, елың үткәрүләр, дини бәйрәмнәр үткәрудә зур булышлык күрсәтә. Мәчетне һәрвакыт чиста итеп, матурлап, тормыш иптәше Фәхимә белән чәчәкләргә күмеп тота.

     Авыл халкының мөэмин Хамдегалига карата ихтирамы зур.