Иске Сәфәр авылының тарихы

 

   1553 елда Сәфәр  исемле кеше килеп утыра. Ул чорда шушы Терпеле елгасы янында чишмә булган.  Безнең бабаларыбыз шунда  төпләнәләр. Ә соңрак монда башка күчмә халыклар күчеп килгән. Безнең авыл ерактан карасаң казан формасында, тау итәгенә урнашкан. Сәфәр дигән кешенең килеп чыгышы безнең олы бабабыз Бүләр  ханы болгар нәселенә барып тоташа. Ул Иделдән Оренбургка килә.

   Бүләр ханның улы- Җәдеш - Сәлмән - Килмехәмәт- Туктаәхмәт - Бикмүт - Бирдегөл - Тугай - Рахматулла -

   Ындырга- Ягъфәр- Самигулла - Сабанча - Тәкәнеш- Борган- Бикәй - Мохат - Тугай - Туктар.

   Туктар уллары: Яхшыкай, СӘФӘР, Госманай, Солтанай була. Шушы  нәсел кешеләре төрлесе-төрле якка таралып, төрле җирләргә утыралар. Сәфәр дигән кеше чишмә чыга  торган яр кырыена килеп төпләнә.

    Сәфәр авылының күп халкы Туктар нәселеннән тора.  Бүләр хан белән Туктар бабаларыбыз арасын куп буыннар  аерып тора. Бу буыннарның язмышы безгә билгеле түгел. Әмма шунысы ачык, алар безнең булган бабабыз Туктарга килеп тоташа.

     Сәфәр дигән кеше игенчелек белән шөгыльләнә һм бу төбәктәге күрше-тирәләрнең дә төп шөгыле иген үстерү була. Игенчелек белән беррәттән алар терлекчелек белән дә шөгыльләнгәннәр. Алар ат, сарык, сыерлар да асраганнар.

   Йорт-җирләренә килгәндә, аларның йортлары печән, салам түбәле, 4х4 м булган.

 Өй эчендә, һәр өйдә диярлек, сәке, өстәл, калай мис, су сала торган лакан булган, өй эче чаршау белән бүленгән, стеналарда төрле чигүле тастымаллар эленгән. Кышкы салкыннарда бозаулар, бәрәннәр өйдә торганнар.  Сыерны өйгә кертеп имезгәннәр.

       Шулай ук мичтә, аерым урын ясала торган булган, аны мич башы дип йорткәннәр. Анда озынрак кешеләр яткан. Өйне җылыту өчен тирес сугып якканнар, шулай ук салам

якканнар , соңга таба умбы булган.

      Иген игү белән беррәттән сүс җегерләп , киндер  сукканнар, җон җегерләп тула басу, юкәдән чабата үрү, киез ката басу белән дә шөгыльләнгәннәр. Үзләре җитештергэн продукцияне алар Байсар, Пучы, Суыксу, Минзәлә, Бакалы  базарларында сата торган булганнар, яисә алыштырганнар.

    Милли  киемнәргә килгәндә алар сырма, тула, пинҗәкләр, тула оеклар кигәннәр, ә бәйрәмнәрдә алар бәйрәмчә киенгәннәр. Мәсәлән, калфак, камзуллар, җиләннәр. Муллалар башларына чалма чала. Ә хатын-кызларның бизәнү әйберләренә: чәч чулпылары, беләзекләр, алкалар, төрле йөзекләр кергән.

    Күпчелек хатын-кызлар озын бәби итәкле күлмәкләр һәм ак алъяпкычлар кигәннәр, алар чигүле булган. Әбиләр эчке киемнәрдән түшлекләр, киндер ыштаннар  кигәннәр. Чигүле читекләрне алар бәйрәмнәргә генә кигәннәр.

    Хатын-кызлар өйдә балалар тәрбияләгәннәр, алар беркайда да эшләмәгәннәр. Безнең якта элек-электән үк чигү, бәйләү бик алга киткән. Хатын-кызлар буш вакытларында чигү чиккәннәр, бәйләгәннәр. Ирләр гаиләне туйдырырга тиеш булган, җирләр ир бала санына карап бүленеп бирелгән. Гаиләдә ир бала булмаса, бу гаилә җирне  арендага алып эшләгән.

    Безнең авылда байлар берничә генә булган - Мөкәрим мулла. Аның үзенең мәчете, үз мәдрәсәсе булган. Анда бары тик ирләр генә укыган. Алар дин сабаклары укыганнар. Авылыбызда ике мәчет булган. Аның берсе авыл уртасында, хәзерге вакытта салынган мәчет урынында булган. Яңа мәчет 1992  елда яңадан ачылды. Икенчесе, Гавис мулла мәчете. Аның да үз мәдрәсәсе булган. Ул да халыкны укырга, язарга өйрәткән, бу мәчетләрнең мәдрәсәсенә читтән  хәзрәтләр дә килеп укыткан. Мөкәрим мәдрәсәсендә  Мирдәриф хәзрәт, Шәйгәрдән хәзрәтләр укытканнар, ә Гавис муллада Гастый  хәзрәт укыткан. Халыкка аларның бер зыяны да  тимәгән.

  Безнең авылда  байлар аз булган. Халыкның күпчелеге диярлек уртача яшәгән, 1917 нче елның октябренә кадәр, ул елларда җирләр крестьяннар арасында бүлгәләнгән була. Бу

заманда авылда 200 ләп салам тубәле йорт исәпләнгән. Читтән белем алу мөмкин булмый. Кеше кайда туган, шунда яши, үлә.

      1917 елда Октябрь революциясе турындагы хәбәрләр Казан, Уфа аша, шулай ук империалистик сугыштан кайткан солдатлар белән безнең Сәфәргә дә килеп җитә.

     Авылыбызда үзгәрешләр башлана. Беренчеләрдән булып авыл Советы оештырыла. Җир үлчәүчеләр килә, Совет власте  үз власте  икәнен таныйлар. Җир байлар теләгәнчә дә, терлек санына карап та түгел, ә җан башына бирелә.

     Халыкка зыяны тимәсә дә «Кулак»  исемен тагып, халыкка аң-белем таратучы ике мулла гаиләсен авылдан куалар. Аларның язмышлары ничек фаҗигале бетүен халык белми дә. Бу гаиләләрнең берсе Мөкәрим хәзрәт була. Аның хатыны чирле булуына карамастан, аларны ерак юлга Себергә озаталар. Аларны авыл халкы озатырга чыга. Авылдан чыгып киткәч, аларның  Себергә барып җиткәннәрме-юкмы, андагы тормышлары турында белүчеләр юк. Аларның язмышлары билгесез. Икенче «Кулак» исеме тагылган кеше  Мирдәрү. Бу кешене төнлә алып китәләр, соң гына булса да аның төрмәдә үлүе ишетелә. Аларның гаиләсен дә авылдан куалар. Бу гаиләнең фаҗигале язмышы билгесезлектә кала.

     Гражданнар сугышы чорында авылдашлар революция казанышларын якларга күтәрелә. Сәфәр авыл крестьяннарын промышленность товарлары белән тәэмин итү өчен авылда магазиннар ачыла. 1923-24 нче елда беренче сәүдә кооперациясе ачыла.

    Илдәге «наданлыкны бетерү» өчен көрәш дулкыннары Сәфәрне читләтеп үтми.  Халыкны  укырга-язарга өйрәтү өчен мәктәпләр ачыла башлый. 1918 нче елда Сәфәрдә беренче мәктәп ачыла.

   Халыкны укыту авыр шартларда бара. 1924 елда 4 еллык мәктәп салына, шуның белән беррәттән авылыбызда кичке мәктәпләр оештырыла. Бу кичке мәктәпләр, иртән эштә булган яшьләр, картлар өчен оештырыла.

      Шул ук елны 1924 елда беренче медпункт эшли башлый. Бу халыкка ярдәм күрсәтү уңаеннан оеша.

     Авылыбызда беренче комсомоллар оешмасы барлыкка килә. Бу оешма үзенә яшьләрне тарта. Беренчеләрдән булып бу оешмага керүче алдынгы фикерле кешеләр табыла. Боларга: Захертдин Фахретдинов, Габелзаян Гайнанов, Гайнур  Хөсәенов, Галимова Гайнурлар керә.

     Комсомол оешмасының беренче секретаре итеп Хөсәенов Мөкәр сайлана. Комсомоллар яңа оешкан колхозны  үстерүдә ныклы көрәшкә күтәреләләр, аерым тармакларга   таркалып намуслы хезмәт куялар. Алар авылда наданлыкны бетерү буенча, халыкны укырга-язарга өйрәтү буенча эш алып  баралар. Күңелле ялларны оештыруда да бик күп эшләр башкаралар. Буш вакытларда спектакль әзерлиләр. Басуларга барып концерт куялар, газета чыгаралар. Аларның  ярдәмнәре күп була.

      1929 нчы елга кадәр халык аерым  хуҗалык булып яшиләр. 1929-30 нчы елларда колхозлашу башлана. Колхозга беренче булып - Сәгъдиев  Кыяметдин иптәш керә. 

      1935-36 нчы елларда сельпо председателе, аннан авыл Советы председателе булып эшли. 1942-1946 нчы елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң колхозда производствоны  үстерүдә намуслы хезмәт куя.

     Колхозлашу чорында күп кенә каршылыклар булуга карамастан батыр йөрәкле авылдашларыбыз колхозга керәләр. Боларга түбәндәгеләр  керә: Акмалов Нуретдин, Сәгъдиев Кыям, Гыйльманов Баян, Нәзиров Нәгыйм, Гыйззатуллина  Шамсиямал, Госманов Гали, Шәмсетдинов Раян,  Канделова Мәликә, Шәйхуллин, Нуриев һ.б. беренчеләрдән булып колхозга кергәннәр. Фахертдинов   Загертдин  1925 елда  укытучылар әзерләу курсын  тәмалап  укытырга кайта . 1927 елда Саратовка  белемен күтәрү  өчен яңадан жибәрелә. Халык арасында  зур  аңлату эшләре алып бара . 1929 елда «Октябрьнең 12 еллыгы»  колхозын оештыргач , аны  председатель итеп сайлыйлар. 1930 елның көзеннән комсомол ячейкасы секретаре була. 1930 елдан 1941 елга кадәр район  үзәгендә югары оешмаларда эшли.

       Авылыбызга  беренче тракторлар кайта башлый .  Беренче тракторчы  Давыт,  Мирсалихова Бәдәр була. Ул трактористлар курсын укып кайта.

    Һәм узенең соңгы көннәренә кадәр  алдынгы  тракторчы булып эшли.

   Гайнанов Заян Гайнан улы (1892-1982) Октябрь революциясен жиңүгә  булышлык итә. Гражданнар сугышында  актив катнаша . Авылда  потребительләр  жәмгыяте  һәм авыл хужалыгы кооперациясе оештыра.  Оештыру сәләтен искә  алып , аны Авыл Советы председателе итеп  сайлыйлар. Бу елларда авылның кулаклары   Шәймәрдәнов Шәрип, Туктаров  Галимҗан  һ.б. Яңа төзелгән күмәк   хужалыкны жимерү өчен төрле корткычлык эшләре алып баралар.

    Гайнанов Заян Совет дәүләтенең  сәясәтен аңлату өчен һәм  кулакларга  каршы көрәштә бөтен көчен куя. 1931  елда Сәфәр авылы крестьяннары тулысынча колхозга берләшәләр. Гайнанов Заян  1933  елда 25 меңчеләр  исеменнән колхоз председателе булып кайта  һәм шул эштә 1942 елга кадәр эшли.  Колхоз үсә, күтәрелә башлый . Авылыбызда  яңа төзелешләр башлана . Өйләр дә салам  түбәдән, такта түбәгә алышына.  Колхозда терлекләр өчен яңа корылмалар  төзелә башлый.

    Илдә барган үзгәрешләр, безнең колхозны читләтеп үтми . Колхоз әкренләп зур уңышларга ирешә. Ләкин бу  уңышларга сөенергә насыйп булмый . 1941  елда немец илбасарлары  илебезгә ерткычларча  басып керәләр. Һәр нәрсә фронтка агыла.  Безнең авылдан  күп кенә кешеләр фронтка китәләр. Авылның барлык  хезмәт ияләре колхоз хуҗалыгын алып баруда  һәм фронтны  икмәк белән тәэмин итүдә зур  көч куялар. Бу вакытта авылда калган  коммунистлар һәм авылның барлык  халкы эшне оештыруда зур активлык  күрсәтәләр . Мәсәлән: Фахретдинов  Госсам, Гайнанов Заян, Гайнетдинов  М., Шайхуллин, Лотфулин  һ.б.

   Илебез азатлыгын һәм бәйсезлеген  саклаганда авылдашларыбыздан 326  кеше Бөек Ватан сугышында һәлак  була. Ил аларны мәңге  онытмас. Моңа мисал булып авылыбыз уртасында  аларга багышланган һәйкәл тора. Һәр ел саен Жиңү көннәрендә  бу һәйкәл чәчәк бәйләмнәренә күмелә.

   Бөек  Ватан сугышыннан исән-имин  туган авылларына әйләнеп  кайтучы  солдатларыбыз да  күп була.

   Болар: Шагалиев, Туктаров Газетдин, Габдрахманов, Мөхәметдинов, Исмәгыйлов,  Шәвәлиев Төхбагали, Миршарипов Мирзанур.

   Хәзер аларның берсе дә исән түгел инде. 

   Тылдагы хатын-кызларның хәлләре  бик авыр була. Колхозда техника, атлар җитми. Бөтен эшләре дә кул хезмәтенә кайтып кала. Хатын-кызлар җиңүне якынайту өчен барсын да эшлиләр. Алар көн-төн  ашлык сугып, аны Әҗәкүл пристаненә илтәләр. Өйләрендә яшь балалары  булуларына карамастан, алар төннәрен дә эшлиләр .

 Җирне сөрү, сукалау эшләрен дә алар үзләре башкаралар. Басудан бер, ике көн кайтмыйча эшләгән чаклары  да  булган. Ләкин алар  бирешмәгәннәр. 

    Бөек Ватан сугышыннан соң илебездә  зур гына үзгәрешләр,  төзелешләр башлана. Безнен авылдан да бу төзелешләргә  катнашучы авылдашларыбыз бар. Салахов Назиф шундыйларның берсе.  Илебездә зур һәм яңа төзелеш - БАМ төзелеше башлана. Назиф та 1977  елда БАМга китә. 1978 елда  партия члены итеп кабул ителә. Ул БАМ төзелешендә  Солони поселогында эшли. Аларнын комплекслы бригадалары бер экскаватор, 8 машина һәм 1 бульдозерны берләштерә. Оешмалары  « Солони» исемен йөртә. Аның составында 400 гә якын  кеше була.  Оешма «Молдовстрой» төзелеше  оешмасы белән ярышып эшли. Егермегә якын татар егете белән бергә  Таджикстаннан килгән яшьләр эшли. Яшьләрчә ял иту өчен мөмкинлекләр  тудырылган. Спорт мәйданчыгы  төзелгән, халык уен кораллары ансамбле  оешкан төрле түгәрәкләр эшли . Назиф эшләгән оешма  булачак  Ургал шәһәреннән 53 км да төзү эшләре  башкара. Бу участокны  алар 1979 елда  тапшыралар.

    Хөсәенов Гарифжан 1959  елгы урып- жыюда Казахстан СССРның  Кустанай өлкәсе  чирәм жирләрен күтәргәндә  катнашкан .

    Колхоз хужалыгын ныгыту максатыннан  вак колхозлар эреләндерелде. Белгечлэр житэкче итеп куелды. 1958 елда  «Октябрьнен 12 еллыгы»  колхозда белгечлеге буенча зоотехник  Солтанов Гайнелгилем  председатель итеп сайланды. Ул колхоз житәкчесе генэ тугел  , яхшы тәрбияче  дә иде. Ул председатель булганда  колхоз хәле  экономикасы елдан ел үсә. Колхозда  зур төзү эшләре башкарыла . Колхоз  кассасына миллион табыш туплана. Ләкин йөрәк авыруы  1967 елда аны безнен  арадан алып китә.

    Шәвәлиев Марс  председатель итеп  1970 елда сайланды . Колхознын хәле  яхшыдан тормый иде.  Финанс кынлыкка  карамастан ул башта колхозчыларга  вакытында хезмэт хаклары белэн  тәемин итуне оештырды , терлек  тораклары  төзүне башлады . Ашлык  амбарлары , ак он тегермәннәре , суган киптеру заводы  иптэш Шәвәлиев         эшли  башлагач төзекләндерелде  һәм  төзелде.

    1976 елда ике катлы  таш мәктәп , 1977 елда ике катлы  правление , 1979 елда мәдәният йорты , 1981  елда балалар бакчасы хәм шифаханә  төзелде.

     Колхозчыларнын 3 нче Бөтенсоюз съездына районнан ике кеше, шунын берсе безнен  колхознын алдынгы трактористы Хөсәенов Марсель Хәсән улы катнашты.

   Колхозчыларнын  4 Бөтенсоюз  сьездында  безнен колхоз рәисе  Татарстаннын атказанган механизаторы Шәвәлиев Марс  делегат булып катнашты.

   Безнен бабаларыбыз төзегән  Сәфәр авылы үзгәрде , үсте , төзекләндерелде. Хәзер авылыбызга газ кергән .

  Без, үзебезнен авыл тарихын онытмаска язып калдырырга кирәклеген аңлыйбыз. Шуна да тарихны саклау нигезендә авылдашларыбыз ярдәме белән  Сәфәр авылы  тарихы музее оештырылды. Ул 1990 елда төзелде . Хәр елны һәр класс тарих укытучылары белән  бу музейга экскурсиягә киләләр. Киләчәгебез өметле . Киләчәк буыннар да авыл тарихын үстерерләр  дигән өметтә калабыз.