Харунова Айзирә
Харунова Айзирә

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

"Актанышым- Сәфәрем!!!

Китсәм әгәр еракларга
Авылымны сагынам.
Актанышым-Сәфәремне 
Бер күрергә зар булам!

Оныта алмам беркайчан,
Кырларың, тугайларың
Балачакта уйнап үскән
Авылым урамнарын
Сәфәрем урамнарын!!

Сиңа кайтам мин ашкынып
Очар коштай талпынып,
Уйнап үскән урамнарны,
Дусларымны сагынып!

Күңелгә тынычлык бирә
Чишмә суларың тәме..
Бары синдә генәдер ул
Бу дөньяның бар яме!!!

Мәфрүзә Фатихова
Мәфрүзә Фатихова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

ТУГАН АВЫЛЫМ- СӘФӘРЕМ.

 

Туган авылым-Сәфәрем,

Моңлы ул, манаралы.

Шул моңнарны тибрәтергә,

Хисле халкым бар әле.

 

Авылымның эшчәннәре

Бар яктан да булганнар.

Спортка да, жырга-монга,

Эшкә дә бик уңганнар.

 

Ерактан ук күренеп тора

Мәчетнең манарасы.

Асфальтлар белән тушәлгән

Ике авыл арасы.

 

Биек тау итәгендә

Челтерәп ага чишмә.

Суы тәмле, үзе чиста

Исеме- "Тыңгысыз чишмә".

 

Авылымның уртасында

Мәктәп, клуб урнашкан.

Ерак тугел авылыма

Басу-кырлар тоташкан.

 

Бер-бер артлы тезелеп киткән

Урамда матур йортлар.

Бизәкле тәрәзәлре,

Матур тимер капкалар.

 

Авылымнан чыгып китсәм,

Ашыга-ашыга кайтамын.

Манаралы, жырлы-моңлы

 

Авылымны сагынамын.

 

АВЫЛЫМ

 

Авылым үсә, матурлана

Яңара көн дә авыл.

Элеккеге чоры белән

Чагыштыруы авыр.

 

Һәрберсендә биек йортлар

Матур тимер капкалар.

Пластик тәрәзәләре

Озын пулат гаражлар.

 

Авылыбыз уртасында

Калкып тора манара.

Трассалар хәзер асфальт

Элек, үтеп булмый иде бу ара.

 

Авылымның эшчәннәре

Бик тә уңган, тырышлар.

Бар эшкә дәөлгерәләр

Бик моңлы халык алар.

 

Авылыбыздан ерак түгел

Челтерәп чишмә ага.

Халыкка шифа биреп ул

Еракларга юл ала.

 

Авылыбыз һәрвакыт шулай

Күз явын алып торсын.

Авылым эшчәннәренең

 

Йөзе гел балкып торсын.

 

 

АВЫЛЫМ ЯКЫН МИҢА

 

Һәрбер кешегә якын

Үз авылының туган урамы.

Тирә-ягы матур табигате

Моңлы сандугачлар тавышы.

 

Авылымның кешеләре матур

Бигрәк якын куңелемә алар.

Үзләре моңлы, эшкә дә чыдам

Шуңа да сокланам аңар.

 

Авылымның табигате матур

Ерактан куренгән яшел урманнар.

Матур чәчәккә төренгән

Хуш исле яшел болыннар.

 

Ак каенлык буендагы челтерәп

Аккан чишмәнең сулары тәмле.

Авылым кешеләренең һәрчак

Эчке дөньясы ямьле.

 

Авылым һәрвакыт шулай

Күнелгә якын һәм матур булсын.

Авылымның кешеләре һәрчак

 

Сәламәт һәм бәхетле булсын!