Авылым, — син бөек илкәемнең
Җанга якын газиз почмагы.
Җылытып яшәр гомер буе безне
Туган җирнең газиз учагы.
                                   Р. Закиров

   Һәр кешенең йөрәгенә якын, җанына җиңеллек бирә торган урыны булырга тиеш. Минем өчен ул - туган авылым. Туган ягын, авылын яратмаган кешеләрне мин күз алдыма да китерә алмыйм. Мин дә чын күңелемнән туган ягымны яратам, аның гүзәллегенә сокланам. Минем авылымны сөймәслек тә түгел шул: ул, минемчә, ботен дөньяда бер генә, бары тик бер генә!

Туган авылым Актаныш районының Иске Сәфәр авылы.  Күңелләргә гаҗәеп якын, изге ул!

Минем  уйлавымча, туган якны хөрмәт итү һәм саклау – һәр кешенең изге бурычы. Атлаган һәр адымым, эчкән суым, сулаган һавам, ризыкланган икмәгем өчен, туган авылым, туган туфрагым, мин сиңа бурычлымын.

Сиңа булган ярату, синең белән горурлану хисләрем изге, пакь һәм саф, туган авылым!

Туган авылым - Иске Сәфәр

Матурлана ел саен.

Уңган тырыш халкы белән,

Дан тота авылкаем.

 

Төз, матур урамнарыңда,

Яңара матур йортлар.

Хезмәтенең нәтиҗәсен

Күрә бит авылдашлар.

 

Матур итеп хезмәт куя

Күңелле итеп ял итә.

Сәфәрлеләр дигән исемне

Һәрвакыт горур йөртә